Лобачевский исемендәге лицей укучысы җыелма команда составында Төбәкара химия турнирында җиңде

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университетында 2019 елгы V төбәкара химия турнирының йомгаклау этабы тәмамланды. Финал нәтиҗәләре буенча составына КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Камилла Волкова кергән команда җиңү яулады.

 Чараны оештыручылар  - МДУның химия факультеты һәм Урал федераль университеты. 2018 - 2019 елда турнирның төбәктә һәм читтән торып үткәрелгән этабында 3600 дән артык укучы катнашты, йомгаклау этабына Россиянең 27 төбәгеннән 200дән артык мәктәп укучысы килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International