14нче февральдә Казанда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Татар телен – Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксындыру уятуда яңа технологияләр» темасына семинар-киңәшмә узачак.
Семинар Валерия Мещерякова методикасы буенча татар телен укыту ысулын җәелдерү максатыннан үткәрелә. Бу методикада басым грамматик өлешкә түгел, ә тере сөйләмгә ясала – дәресләр уен белән, интерактив формада алып барыла. Валерия Мещерякованың фикеренчә, дәресләр балага ләззәт бирергә тиеш.