Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тугызынчы сыйныф укучыларының йомгаклау әңгәмәләре турында фикерләрен көтә

2019 елның 15 феврале, җомга

13нче февральдә тугызынчы сыйныф укучыларының барысы да мәҗбүри рәвештә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырдылар.

"Безнең өчен бу яңа һәм җаваплы эш, һәм без тугызынчы сыйныф укучылары үзләренең кичерешләре һәм йомгаклау сөйләшүләрен үткәрү турындагы фикерләре белән уртаклашсалар, шат булачакбыз. Матбугат конференциясендә катнашучылар фикере бик мөһим, һәм без аларны үз эшебездә исәпкә алачакбыз», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.

Әңгәмә турында фикерләрне, теләкләрне һәм искәрмәләрне Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең «кайнар линия» телефонына +7 (495) 984 89 19 шалтыратып калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International