Казан шәһәре Совет районының 141 нче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2019” һәм "Педагогик дебют-2019” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Конкурсларда Татарстан башкаласының төрле мәктәпләреннән 12 педагог катнашты.
Педагоглар конкурс сынауларында үзләренең һөнәри казанышларын - дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр. Балалар һәм хезмәттәшләр өчен дәресләрне педагоглар кызыклы формада һәм төрле мәйданчыкларда үткәрделәр. Педагогик күнекмәләр күрсәтү урыны итеп сыйныф бүлмәләре дә, актлар залы да, сәхнә да сайланды. Мәктәп укучылары тарих, химия, рус теле һәм башка фәннәр буенча ачык дәресләрдә катнаштылар, ә жюри әгъзалары шулай ук педагоглардан оештырылган тренингларда катнаштылар.