Укытучылар татар телен укытуда яңа коммуникатив технологияләр күрсәттеләр

18 февраль 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен укытуның сыйфатын күтәрү өчен 2016 елдан “Казан һәм Чаллы мәктәпләренең рус телле төркемнәрендә эшләүче татар теле укытучыларын методик сертификатлаштыру” проекты гамәлгә ашырыла.

Методик сертификация Валерия Мещерякованың авторлык методикасына нигезләнгән фәннәрне укытуда яңа коммуникатив технологияләр куллануны күз алдында тота. Бу методика туган телне үзләштерүнең табигый юлын кабатлый, балаларда дөрес тәрбия булдыра, уйнаганда, татар теленә мәхәббәт һәм  сөйләшергә теләк тудыра.

Бу технология, беренчедән, ата-аналарны өй эшен башкарудан азат итә, аларга аудиоматериалларны тыңларга гына кирәк (көненә 10 минут), икенчедән, балаларны татар телендә аралашуга этәрә, чөнки бу аралашу, нигездә, уен характерында бара.

Проектта 100дән артык татар теле укытучысы катнаша, аларның 50се тьютор булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования