2019 елның 19нчы февралендә В. П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "ТАССР - Татарстан Республикасы. 1920 - 2020 еллар” дигән тантаналы чара узды. Җиңүчеләр булып Казан көллиятләре – радиомеханика һәм нефть химиясе студентлары танылды. Ике турдан торган уенда республиканың 22 көллияте һәм техникумы катнашты. Икенче турга 12 команда узды, алар арасында җиңүчеләр дә билгеләнде.