Татарстанда татар гимназияләре укучылары арасында рус әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

17 – 19нчы февраль көннәрендә туган телдә белем бирүче (рус булмаган) мәктәп укучылары  өчен рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада 29 муниципаль районнан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 120 укучы катнашты.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларыннан торган компетентлы жюри укучыларның эшләрен бәяләде.

Җиңүчеләр:

- Анастасия Котова, Бөгелмә районы Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернатның 7нче сыйныф укучысы;

- Алия Зәйнуллина, Казан шәһәре Совет районының 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;

- Руслан Бәширов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 9нчы сыйныф укучысы;

- Тарас Мохов, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы;

- Карина Талипова, Бөгелмә районы Мостафа Онджел исемендәге лицей-интернатның 11нче сыйныф укучысы.

Республиканың 15 муниципаль районыннан һәм Казаннан 45 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International