Бүген Казанда кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Спартакиада узачак

20 февраль 2019 ел., чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы 2009 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Спартакиада 20 – 22нче февраль көннәрендә үткәрелә. Быел 10 нчы юбилей спартакиадасы үткәрелә, ул шулай ук Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган.

Спартакиадада Татарстанның 15 дәүләт кадет гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 бала катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования