Укучылар арасында немец теле буенча олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 22 феврале, җомга

2019 елның 18 – 21нче февралендә немец теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы уздырылды.
Олимпиадада Татарстан Республикасының 4 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 78 укучы катнашты.
Немец теле буенча олимпиада 2 турда узды.
Олимпиада эшен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты укытучылары тикшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International