«Татарстанның ел укытучысы» исеменә Казан лицееның биология укытучысы Наил Мирсәитов лаек булды

2019 елның 15 марты, җомга

Казанда  респбуликаның иң яхшы укытучыларының исемнәрен игълан иттеләр. 2нче интернат-лицей мөгаллиме Наил Мирсәетов «Татарстанның ел укытучысы-2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булды. Ул моңа кадәр «Казан шәһәренең ел укытучысы-2019» исеменә лаек булган  иде.

Бәйгедә катнашуы хакында сөйләгәндә, педагог ярышларның һәр этабы үзенчә кызыклы һәм җаваплы булуын искәртте. «Республика этабында Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан килгән профессионаллар чыгыш ясавын исәпкә алсак, әлеге җиңү минем өчен бик тә мөһим. Мин җиңү яулавыбызга бик тә шат. Беренче чиратта, бу команданың уңышы», - дип искәртте ул.

Хәзер Наил Мирсәетов Татарстанны «Россиянең ел укытучысы-2019» бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк.

Татарстанда 11 – 15нче мартта «Ел укытучысы» бәйгесенең финал ярышлары узды. Конкурсның беренче этабыннан башлап бәйгедә катнашучылар, мөгаллим булып ничә ел эшләүләрен исәпкә алып, ике номинациягә («Педагогик дебют» һәм «Ел укытучысы») бүленде.

Зона этабында катнашучылар арасыннан 40 педагог - «Ел укытучысы», 26 мөгаллим «Педагогик дебют» номинациясендә финалга үтте.

Беренче урынны яулаган педагогка «Татарстанның ел укытучысы-2019» исеме белән бергә, 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International