2019 елга БДИ, ТДИ һәм ДЧИ расписаниеләре расланды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2019 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләре РФ Мәгариф  министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең уртак боерыклары белән расланды һәм РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде.

2019 елда БДИ, гадәттәгечә, өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 10 апрельгә кадәр), төп этапта (27 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә этапта (3-20 сентябрьдә). БДИның вакытыннан алда һәм төп чорлары география һәм әдәбият фәненнән имтихан белән башлана. Имтихан үткәрү чорларының һәрберсендә резерв сроклары каралган.

Узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда һәм БДИның төп чорының резерв срокларында тапшыра алалар, агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары – төп чорның төп вакытында. Аерым уку предметлары буенча имтиханнарны үткәрү сроклары туры килгән чыгарылыш сыйныф укучылары да аларны резерв срокларында тапшыра алалар. Дәүләт имтихан комиссиясенең документлары һәм тиешле карары белән расланган нигезле сәбәпләр (авырулар яки башка шартлар) булганда гына БДИда башка срокларда катнашырга мөмкин.

Рус теле һәм математика буенча канәгатьләнмәслек нәтиҗәләр алган яки бу уку предметларының берсе буенча резерв көнендә кабаттан канәгатьләнмәслек нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИда өстәмә (сентябрь) чорда катнаша алалар.

9 нчы сыйныф укучылары өчен ТДИ шулай ук өч этапта узачак: вакытыннан алда (22 апрельдән 14 майга кадәр), төп этапта (24 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә этапта (3 нче сентябрьдән 21 нче сентябрьгә кадәр).

Шул ук приказлар белән имтихан үткәрү дәвамлылыгы һәм төрле фәннәр буенча имтиханнарда булырга мөмкин булган өстәмә белем бирү чаралары исемлеге расланды. Алар узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International