16 укучы химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан данын яклый

19 март 2019 ел., сишәмбе

17нче мартта Уфада химия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы ачылды. Бу масштаблы интеллектуаль ярышларның берсе, анда ел саен 1 миллионнан артык укучы, шулай ук педагоглар, фәнни хезмәткәрләр, төрле дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Олимпиаданы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Быел олимпиаданы Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Башкорт дәүләт университеты кабул итә.

Уфага олимпиадага Россия Федерациясенең 51 регионыннан 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары килде. Алар барысы да мәктәп, муниципаль, төбәк дәрәҗәсендә берничә сайлап алу этабы узды. Йомгаклау этабында Уфада Россиянең иң яхшы химия укучылары билгеләнәчәк.

Иң күп санлы делегация Мәскәү (86 укучы), Татарстан Республикасыннан (16 укучы), Санкт-Петербургтан (9 укучы), Новосибирск өлкәсеннән (10 укучы), Мордовия Республикасыннан (11 укучы) килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования