Казан лицеистлары “КЭС-БАСКЕТ " мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты суперфиналына юллама алды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

17 – 21нче март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Городец районы Зур Суходол авылында Идел буе федераль округы гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финалы узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан шәһәренең 5 нче лицее яшүсмерләре һәм Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы мәктәбе кызлар командасы катнашты.

Финалда 26 команда (һәр категориядә 13әр) катнашты, алар дүрт төркемгә бүленгән иде, шуларның берсе - дүрт команда, ә калганнары өч команда.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең Вахитов районы 5 нче лицееның егетләр командасы 2 нче урынга ия булды һәм суперфиналга юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International