VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Габдулла Тукайның 133 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан    Арча муниципаль районының  Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

Укуларга барлыгы 227 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Чистай, Алабуга, Балык Бистәсе, Мөслим районнары, Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре укучылары һәм укытучылары  укуларда актив катнаштылар.

         12 нче апрель көнне  узган  Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 67 укучының, 53 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә:  “Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме”, “Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез”, “Туган ягым мәдрәсәләре”, “Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә”, «Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге  (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән мәсәлләр)”; укытучылар 3 төрле номинациядә: “Укыту-тәрбия процессында  классикларыбыз иҗатын  өйрәнү”, “Татар әдәбиятында мәсәл җанры”, “Укытучы- иҗади шәхес (укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре)” үзләренең хезмәтләрен якладылар.

          Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар һәм укытучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм әдипләр, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, сертификатлары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International