Милли технологик инициатива (МТИ) олимпиадасын оештыручылар финал ярышлары
тәмамлану турында игълан итте. 159 укучы җиңүче дип табылды һәм хәзер алар
профильле фәннәр буенча БДИга 100 баллга дәгъва кыла.
МТИ олимпиадасында җиңүчеләр саны буенча Санкт-Петербург (37 кеше) лидер булды,
икенче урында - Новосибирск (36 кеше), лидерлар өчлеген Мәскәү (27 кеше) тәмамлый.
Бөтенроссия мәктәп укучылары ярышлары җиңүчеләре булган илнең башка төбәкләре
арасында Татарстан Республикасы, Красноярск һәм Приморье крае, Чиләбе, Новгород һәм
Иркутск өлкәләре бар.