2019 елның 23нче апрелендә Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашында «БалаSkills» фестивале узды.
Фестиваль WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга игътибарны актуальләштерү, мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми, өстәмә, урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүче укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү системасын камилләштерү максатыннан үткәрелде.