Рафис Борһанов мәктәп укучылары өчен ачык дәрес үткәрәчәк

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26нчы апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 170 нче урта мәктәбендә җиденче сыйныф укучылары өчен «Стресссыз дәрес» дигән темага ачык дәрес үткәрәчәк.

 Ачык дәрестә министр укучыларга имтиханнарның, Бөтенроссия тикшерү эшләренең, Дәүләт йомгаклау аттестациясенең (БДИ) ни өчен кирәк булуын, нинди сыйныфларда тикшерү эшләре һәм йомгаклау иншасы язачагын сөйләячәк. Ачык дәрестә шулай ук укучыларның ата-аналары, шул исәптән Татарстан Республикасының атказанган табибы, 7нче шәһәр балалар поликлиникасының баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты, шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия әгъзасы, Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы Таиса Чернова, филология фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы (ата-аналар җәмгыяте рәисе) Эльмира Хәбибуллина, БДИда 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучылары катнашачак. Шулай ук укучылар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International