Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «СОЮЗ-2019 - Җиңү варислары» (Казан) хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының бөтенроссия яшьләр белем бирү җыелышын оештыручылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән очрашты. Очрашуда «Ватаныбыз батырлыгы»ның рәисе, җыелышның Координация советы рәисе Олег Баканач, Әрмәнстан Республикасы оборона министрының аерым йөкләмәләре буенча генерал Виталий Восканян, Үзбәкстан Республикасы сугышчыларының (интернационалистларның) «VETERAN» берләшмәсе рәисе Талъат Мурадов катнашты.