Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын укыту башланды

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары өчен белем бирү программасы старт алды. Иреклеләр өчен укулар август аена кадәр дәвам итәчәк.

"3,5 мең волонтерны өйрәтергә кирәк. Бүген без Казанда старт алабыз, соңрак старт башка партнер-субъектларда игълан ителәчәк. Бездә 15 партнер-волонтер үзәге билгеләнгән, алар безнең белән бергә волонтерлар әзерләячәк. Вәкиллекләр РФнең барлык федераль округларында да бар”, - дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калуга багышланган медиа-тур вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования