16нчы майда татар телендә белем бирүче 4нче номерлы гимназиядә "Дәрескә-бергә!” иң яхшы инклюзив проект конкурсының финалы узачак. Конкурс “Дәрескә – бергә! " федераль социаль проекты кысаларында уза. Ingka Centresның Россиядәге компаниясе, “Перспектива” инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре), Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, “Шәһәр мәгариф үзәге " өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы аның оештыручылары булып тора. Конкурсның партнерлары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, «ТИСБИ» Идарә университеты.