Мәктәп федераль белем бирү стандартларының яңа проектларын 5 меңнән артык эксперт бәяләде – 29нчы марттан www.preobra.ru. платформасында узган иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре әнә шундый.
ФДББС үзгәрешләре тирәсендә дискуссия педагогик һәм эксперт бергәлегендә актив реакция тудырды: www.preobra.ru платформасында барлыгы 157 меңнән артык кеше теркәлгән, ә документларны карап тикшерүнең гомуми саны 717 меңнән артып киткән. Мәгълүматларны эшкәртү нәтиҗәләре буенча 1 меңнән артык комментарий һәм башлангыч мәктәп ФДББСын камилләштерү буенча 2 мең тәкъдим, шулай ук төп гомуми белем стандартлары буенча 4 меңнән артык комментарий һәм 5 мең 603 тәкъдим җыелган.