13нче майда Казанның 188 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Татарстанда беренче тапкыр инглиз теле дәресе узды, анда укытучы ассистенты антропоморф робот Robotis DarWin OP2 чыгыш ясады.
DARwIn - Динамик антропоморф робот. Бу - белем бирү процессы кысаларында фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өчен каралган уникаль робот-техник платформа булган компактлы кеше кебек робот. DARwIn OP2 Көньяк Кореяның Robotis фирмасы тарафыннан эшләнгән һәм сенсор җайланмаларының төрле җыелмасы һәм югары динамик характеристикаларга ия.