Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы җитәкчелеге һәм Samsung Electronics компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills президенты Саймон Бартлига һәм вице-президент, Samsung Electronics Глобаль технологик үзәге башлыгы, Samsung Skills бүлекчәсе генераль секретаре Донг Сеоб Джангка 20 - 24 майда Казанда уза торган «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионаты финалында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.