2019 елның 22нче маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында мәктәп укучыларының Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне, призерларны һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү узачак.
Бүләкләү тантанасына 4 – 8нче,4 – 11нче сыйныфлар өчен ”Олимпка юл", “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының, йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары, республика олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре, шулай ук аларның педагоглары чакырыла.