Казанда 135 яшь IT-чемпионны бүләкләделәр

24 май 2019 ел., җомга

Казанда мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «IT-чемпион» республика конкурсының икенче этабының 135 иң яхшы катнашучысын бүләкләү тантанасы узды, аны Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Нәтиҗәдә, Татарстан буенча беренче булып Кайбыч районы Иске Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ильвир Ибраһимов танылды. Ул пенсионерларга квитанцияләр һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша салым түләүдә ярдәм итеп 11 меңнән артык приз бал җыйган.

Бүләкләү тантанасына Татарстанның һәр районыннан һәм шәһәр округыннан өчәр җиңүче чакырылган иде. Барлык балаларга да бүләк сыйфатында смартфоннар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования