Казанда туган телдә белем алучы (рус булмаган) укучылар өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадага йомгак ясадылар

2019 елның 7 июне, җомга

6 июньдә Казанда туган телдә белем алучы (рус булмаган) мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиаданың йомгаклау турына йомгак ясалды.

Казанга Россиянең 22 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗаннан 129 укучы финал ярышларында катнашу өчен килде.

Бүләкләү алдыннан катнашучылар һәм аны озатып йөрүчеләр республика башкаласының истәлекле урыннары белән танышып, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм Татарстан Республикасы Милли музеенда булдылар.

Олимпиаданың барлык кунаклары Рус теле көне һәм бөек классик А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына чакырылган иде. Анда шигърият бәйрәме уңаеннан Татарстан сәнгать осталары катнашында концерт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International