Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан узды

10 июнь 2019 ел., дүшәмбе

8 июньдә Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» компетенциясе буенча WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтихан үткәрүне сынау башланды. Имтиханның максаты - радиотехник бүлек студентлары өчен кадрлар әзерләү сыйфатына бәйсез бәя бирү. Әлеге чараларны көллияттә 2018 елда җиһазландыруга откан федераль грант, шулай ук WorldSkills Kazan 2019 милли чемпионатыннан соң көллияткә тапшырылган җиһазлар ярдәмендә уздыру мөмкинлеге барлыкка килде. Заманча җиһазлар булу көллияткә Татарстан Республикасында «Электроника» компетенциясе буенча демонстрацион имтихан үткәрү үзәге статусы бирү өчен аккредитация узарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования