Җәмгыять белеме буенча БДИ өзеклекләрсез узды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Җәмгыять белеме буенча иң массакүләм сайланган  БДИ 10 июньдә өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды. Бу көнне җәмгыять белеме буенча БДИда катнашу өчен 349 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән 343 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Бу предметны 2019 елгы БДИның төп чорында катнашучыларның 50% ка якыны сайлады.

Җәмгыять белеме буенча БДИ үткәрү өчен Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә имтиханнарны 4057 пункт җәлеп ителгән. Имтихан барышын җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хезмәткәрләре контрольдә тотты. Барлык имтихан пунктларында да видеокүзәтү алып барылды һәм аудиторияләрдә катнашучылар өчен имтихан материалларының тулы комплектын чыгару өчен матбугат технологиясе кулланылды.

Җәмгыять белеме буенча БДИда билгеләнгән минималь балл 42 балл тәшкил итә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 25 июньнән дә соңга калмыйча беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International