18 июньдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үткәрәчәк.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре белән 2019 елда укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорын оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре, шулай ук аны үткәрү барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан ачыкланган бозулар турында фикер алышачак.