18 июнь көнне 181 нче күппрофильле мәктәптә узган Казан шәһәренең беренче мәктәпара параспорт фестивалендә 100 дән артык яшүсмер катнашты. Аның инициаторлары -Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм «Перспектива» инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре). Казанда проектны башкаручы - «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы. Фестивальнең партнерлары - Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, ТИСБИ Идарә университеты.