Татарстанда Иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча совет төзелде

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте карары белән республикада Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет булдырылды. Аны Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләде.

Совет Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча системалы чаралар эшләү һәм гамәлгә кертү белән, шул исәптән методик тәкъдимнәрне анализлау һәм эшләп чыгару белән шөгыльләнәчәк.

Шулай ук Совет функцияләре арасында  гражданлык-патриотик, мәдәни, вакыйгалар һәм башка юнәлешләрдә волонтерлык үсешенә ярдәм итү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования