Чаллы укучысы Россия җыелма командасы составында Халыкара биологик олимпиадада катнаша

2019 елның 16 июле, сишәмбе

14 июльдә  Сегед шәһәрендә (Венгрия) мәктәп укучылары өчен 30 нчы Халыкара биологик олимпиада ачылу тантанасы узды. Олимпиадада дөньяның 78 иленнән командалар катнаша.

Һәр илне дүрт укучыдан торган җыелма команда тәкъдим итә. Россия командасына Дмитрий Девяткин (25 нче мәктәп, Реждуреченск), Наталия Колюпанова (Маршал В. И. Чуйков исемендәге Көньяк-Көнчыгыш мәктәбе, Мәскәү), Денис Лисицкий (А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей), Артемий Пигиданов (14 нче лицей, Ижевск) керә.

Җыелма команданың җитәкчесе - М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Александр Рубцов, урынбасарлары – МДУ доценты Галина Белякова һәм МДУ фәнни хезмәткәре Евгений Шилов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International