2020 елда Казанда кластерларның Глобаль конференциясе узачак

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Киләсе елның октябрендә Казанда кластерларның еллык 23нче Глобаль конференциясе  TCI Global Conference узачак. Аның темасы - "Кластерларны үстерү өчен партнерлык: киләчәкне булдырып", ә эш өч юнәлеш буенча оештырылачак: "Шәһәрне булдырып", "Кооперация булдырып", "Киңлекләрне булдырып".

TCI Global Conference -1998 елдан башлап шәһәр һәм регионнарда инновацияләр һәм көчле кластерлар үсеше стратегияләрен төзүдә ирешкән уңышлары белән танылган ел саен үткәрелә торган Глобаль Конференция. TCI конференцияләрен барлык континентлардан экспертлар, тармак лидерлары һәм күренекле спикерлар җыя. Конференция региональ конкуренциягә сәләтлелек өлкәсендә иң эре халыкара чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International