Мәктәп укучылары өчен "Мәгариф"инженерлык олимпиадасы

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия инженерлык ярышы-милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы - "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасының бер өлеше булачак. Яшь "технарьлар" һәм айтишниклар өчен интеллектуаль ярыш "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында узачак ("Мәгариф"илкүләм проектына керә). Олимпиада уникаль инженер эшләнмәләрен булдыручы, алдынгы югары уку йортларына керергә, эре компанияләрдә стажировка үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО, "Платформа НТИ" АКБО, "Университет 20.35" һәм "Технологик түгәрәкләрдә катнашучылар ассоциациясе" җитәкчеләре кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International