Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында экология буенча биремнәр Бердәм дәүләт имтиханы составына керә, дип хәбәр иттеләр.
"Сайлап алына торган фәннәр составына югары белем оешмаларына керү өчен кирәкле фәннәр кертелгән. Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, экологик белем бирү мәсьәләләре кайбер фәннәрнең контроль-үлчәү материалларында, шул исәптән «Биология» һәм «География» фәннәрен дә кертеп, чагылыш тапкан”, – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.