Россия һәм Кытай яшьләре “Идел-Янцзы" форматында дуслык һәм хезмәттәшлекне берләштерә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 16 июлендә Чанша шәһәрендә (КХР, Хунань провинциясе) Үзәк Көньяк университетта Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашында «Идел-Янцзы» форматында VI Россия-Кытай Яшьләр форумын ачу тантанасы узды.

Россия делегациясе составына Идел буе федераль округының югары уку йортларыннан 130дан артык студент яшьләр керде. Бу -  иң яхшы укучы студентлар, яшьләр иҗтимагый тормышы лидерлары, талантлы артистлар һәм спортчылар. Кытай делегациясен Янцзы елгасының югары, урта агымнары провинцияләреннән 160 студент тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International