21 июльдә Сегедта (Венгрия) мәктәп укучылары өчен 30 нчы Халыкара биологик олимпиадага йомгак ясадылар.
Россия җыелма командасы ярышларда өч көмеш һәм бер бронза медаль яулады.
Медальләр алучылар:
Наталия Колюпанова (Маршал В. И. Чуйков исемендәге Көньяк-Көнчыгыш мәктәбе, Мәскәү) - көмеш;
Денис Лисицкий (Яр Чаллы, А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей) - көмеш;
Артемий Пигиданов (14 нче лицей, Ижевск) - көмеш;
Дмитрий Девяткин (25 нче мәктәп, Кемерово өлкәсе) - бронза.
Җыелма команданың җитәкчесе М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры А. М. Рубцов, урынбасарлары – МДУ доценты Г. А. Белякова һәм МДУ фәнни хезмәткәре Е. С. Шилов.