2020 елда Казаннан информатика буенча Халыкара олимпиада призеры Сингапурга ярышларга барачак

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Информатика буенча Халыкара олимпиадада абсолют икенче урын алган КФУның Лобачевский исемендәге лицееның унберенче сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый һәм 2020 елда Сингапур ярышларына юл тотачак. Бу хакта бүген Бакудан Казанга кайткан егет журналистларга сөйләде.

«Ел буе мәктәптә укытуга гына түгел, ә халыкара олимпиадага әзерлеккә дә багышланган иде. Киләсе елда янә ярышларда катнашырга һәм үз нәтиҗәмне яхшыртырга планлаштырам», – дип билгеләде Илдар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International