DMG MORI станоклар җитештерүче дөньякүләм әйдәп баручы WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының җиде компетенциясен хуплый: «ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре», «Производствода команда эше», «Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау», «Реверсив инжиниринг» һәм «3D-прототиплаштыру», «Цифрлы җитештерү».
DMG MORI компаниясе 2016 елдан WorldSkills International глобаль индустриаль партнеры булып тора. 2013 елдан ул Россиядә WorldSkills хәрәкәтенең генераль стратегик партнеры буларак чыгыш ясый.