Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә Белем көнен 2 сентябрьгә күчермәскә тәкъдим итте

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, әмма без киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика буенча Белем бәйрәме булырга тиеш, дип саныйбыз. Һәм иң мөһиме - ата-аналарга, балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы заряд булыр иде», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International