БДИ-2020дә үзгәрешләр билгеле булды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр минималь дәрәҗәдә көтелә икән. Әйтик, физика буенча БДИда биш түгел, ә алты бирем булачак. Астрофизика элементларын белүне тикшерүче 24 бирем катлауланды. Хәзер ике мәҗбүри дөрес җавап урынына,  2 яисә 3 дөрес вариант булырга мөмкин. Конкрет күпме икәнен укучы үзе сизәргә тиеш.

Җәмгыять белеме буенча БДИда 28 һәм 29 нчы биремнәрнең формулировкалары җентекләп өйрәнелде. Рус теле, тарих һәм география буенча БДИда кайбер биремнәрне бәяләү критерийлары үзгәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International