Казан укучылары WorldSkills 2019 катнашучылары белән аралаша алачаклар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

«Бер мәктәп – бер ил» белем бирү программасы кысаларында 22 августта Казанның һәм Лаеш районының 58 белем бирү учреждениесе укучылары WorldSkills 2019 дөнья чемпионатының илкүләм җыелма командаларында катнашучылар белән очрашачак. Бу хакта Казан Мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International