Очрашу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң зур объекты – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге волонтерлары штабын ачу кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли волонтерлар сменаларда катнаша торган, брифинг уза һәм тәнәфесләрдә яки сменадан соң ял итә ала торган урыннарны карадылар, шуннан соң команда белән очрашу үткәрделәр.