Бүген, көннең беренче яртысында, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексында булачак WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты белән бәйле ике мөһим вакыйга узачак.
11 сәгатькә медиаүзәкне тәкъдир итү планлаштырылган, анда чемпионат вакытында дистәләрчә аккредитацияләнгән журналист эшләячәк. Оештыручылар уңайлы эш зоналары һәм рациональ урнашуны күздә тоткан – медиаүзәктән ММЧ вәкилләре комплексның теләсә кайсы ноктасына тиз барып җитә алачаклар.