Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт имтиханнарда катнашучылардан, аларның ата-аналарыннан һәм педагоглардан 2019 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча кергән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм анализлауны тәмамлады.
БДИны камилләштерергә кирәк дигән үз тәкъдимнәрен барлык теләүчеләр дә 1 августка кадәр махсус электрон почта адресына юллый алдылар. Мондый сораштырулар Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт тарафыннан ел саен БДИның төп чоры барышында һәм ул тәмамланганнан соң үткәрелә.