Яңа уку елында укучыларны нинди үзгәрешләр көтә

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Сентябрь аенда парта артына беренче сыйныф укучылары - ике миллионга якын бала утырачак. Киләсе уку елында мәктәп тормышы ничек үзгәрәчәк?

Барлык регионнар да мәктәпләрдә смартфоннарны ничек куллану турында киңәшләр алачак. Балаларга да, укытучыларга да гаджетларны "тавышсыз" режимга күчерергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, шәхси кесә телефоннарын укучыларга дәрестә тыю мөмкин. Мәктәпләрдә девайслар саклау өчен махсус урыннар биреләчәк һәм ата-аналар белән элемтә ысулларын уйлап табачаклар. Әйтик, укытучының өстәлендә дежур телефоны бар.

Әмма бу бары тәкъдимнәр генә. Соңгы карарны мәктәп үзе кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International