Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесе проектларын җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарды.
"2020 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (7-24 сентябрь)», – диелә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәрендә.