27-29 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Казан Экспо» МКҮ базасында ИТ-белгечләр, дизайнерлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар җитәкчеләре – «Цифрлы алга китеш» бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Финал 600дән дә ким булмаган команда - төбәк хакатоннары җиңүчеләре катнашында 48 сәгать дәвамында хакатон форматында үткәрелә.
Конкурсны оештыручы – «Россия-мөмкинлекләр иле». Тагын бер оештыручы - фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды.