Уку елы башлану - мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар тормышында иң дулкынландыргыч вакыт. Аларны яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә, ул нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк һәм сөендерәчәк – бу хакта “Россия мәгарифе " порталының сентябрь басмасында укыгыз.
Чыгарылыш сыйныф укучылары игътибарына
Аттестация кампаниясенә бернинди кардиналь үзгәрешләр дә кертелмәячәк: 2020 елда тугызынчы сыйныф укучылары 4 имтихан тапшырачак, шуларның икесе - мәҗбүри (математика һәм рус теле), икесе - сайлау буенча.
11 сыйныфны рус теле һәм математика (база яки профиль дәрәҗә) буенча имтиханнар көтә, моннан тыш, алар вузга керү өчен кирәкле предметларны сайлап ала алалар.