Түбән Каманың кадет корпусында үз автосыйныфы һәм ватерполо секциясе барлыкка киләчәк

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы яңа уку елында беренче утырышын уздырды. Мөһим темалар турында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм район ветераннар советы, хәрби комиссариат, ТР ДОСААФ вәкилләре фикер алыштылар.

Совет әгъзалары тәрбия эшенә һәм өстәмә белем бирүгә аерым игътибар бирделәр. Корпус базасында автокласс ачылыр дип планлаштырыла. Шулай ук «Кванториум» белән активрак хезмәттәшлек итү тәкъдиме килде, ә Түбән Кама мэры тәрбияләнүчеләрнең спорт тормышын төрлеләндерү, әйтик, ватерполо белән шөгыльләнү инициативасы белән чыкты. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International